(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Елена Симакова). «Татар-информ» журналисты Наталья Рыбакова массакүләм мәгълүмат чараларында Бөтенроссия халык санын алуны иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында беренче урынны яулады. Ул «Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны иң яхшы яктырту» номинациясендә беренче булды. Икенче урында - KazanFirst интернет-порталы вәкиле Илнур Ярхәмов, өченчедә - «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре Лилия Хәсәнова.
Шулай ук конкурста җиңүчеләр арасында «Басма матбугат чараларында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны иң яхшы яктырту» номинациясендә «Республика Татарстан» газетасы журналисты Андрей Лебедев һәм «Телерадиоканалларда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны иң яхшы яктырту» номинациясендә «Яңа гасыр» ТРКсы хезмәткәре Рамил Шәйдуллин бар иде.
«Сезнең актив эшегез нәтиҗәсендә Татарстан Бөтенроссия халык санын алу-2021не матбугатта яктырту буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде, - дип мөрәҗәгать итте журналистларга Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова. - Сезнең язмалар исәпкә алуның барлык этапларын һәм аспектларын чагылдырды. Алар киң катлам укучыларга да, эчке процессларны белүче безгә дә кызыклы һәм файдалы булды».
2021 елның 1-25 ноябрендә үткәрелгән бәйгене «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды. Барлык лауреатларга истәлекле дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Моннан тыш, конкурс комиссиясе тагын җиде иҗади коллективны активлык һәм югары профессиональлек өчен дипломнар белән бүләкләү турында карар кабул итте. Алар арасында - «Татарлар», «Таяныч ноктасы» («Яңа Гасыр „ТРК“»),«Яшел Үзән» мәгълүмат үзәге («Татмедиа» АҖ) һәм башкалар.