(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Яңа елда коронавируска бәйле кайбер чикләүләрне йомшарту мөмкинлеген карыйлар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Кайбер чикләүләрне йомшарту буенча тәкъдимнәр әзерләнгән, аларны оператив штаб тикшерә», - дип искәртте спикер.
Республиканың баш санитар табибы сүзләренчә, шушы көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге тәкъдимнәргә аңлатма биргән карары чыгачак.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә Яңа ел төнендә кафе һәм рестораннарның эшен озайту тәкъдимен карарга вәгъдә иткәннәр иде.