(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы пациентлар өчен әзерләнгән урыннар саны 50 процентка киметелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Авыручылар саны кимүгә таба баруын исәпкә алып, урыннар оператив төстә киметелә. Әгәр чир иң югары ноктасына күтәрелгән чордан исәпләсәк, без аларның санын яртылаш киметтек. Медицина оешмаларының бер өлеше гадәти эш режимына күчте», - дип искәртте спикер. Дмитрий Лопушов Covid-бүлекләрне япкан барлык сәламәтлек саклау учреждениеләренең дә тулы әзерлектә булуын билгеләп үтте. Вазгыять начарайган очракта, алар коронавирус йоктырган пациентларны янә кабул итә башлаячак. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 18 процентка кимүе хакында хәбәр иткән иде.