(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар күп булу аркасында өч мәктәп карантинга ябылган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«ОРВИ белән авыручы балалар күп булу сәбәпле, 16 муниципаль берәмлектә урнашкан 89 мәктәптәге 216 сыйныф карантинга озатылды», - дип искәртте спикер.
Барлыгы 5241 бала дәресләрдән читләштерелгән.
«Республикада карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр өчәү. Аларның икесе – Әлмәт районында, берсе – Сабада. Калган мәктәпләр гадәти режимда эшли», - дип өстәде республиканың баш санитар табибы.