(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе 1100 данә тираж белән Коръән нәшер итәчәк. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, изге эш өчен бердәм рәвештә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе акча җыячак. Әлеге чара 19 декабрьдә Россиянең 250дән артык мөселман эшмәкәре катнашында узачак. Коръәннәр бастыруга ярдәм итү эшенә бүгеннән үк кушылырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.