(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус йогышы 108 кешедә ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Узган тәүлектә республикада коронавирусның 108 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы арта барып - 41 388 очрак», - диделәр ведомствода. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә коронавируска 12 меңнән артык ПЦР-тест үткәрелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов тәүлек эчендә 116 татарстанлы, барлыгы 34 314 кеше коронавирустан дәваланды, дип өстәде.