(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта балаларга коронавируска ПЦР-тест үткәрүне берәү дә таләп итә алмый, QR-кодлар турындагы закон аларга кагылмый, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. «Без балалардан ПЦР тикшеренүен таләп итмибез. Моннан тыш, без бүген фикер алыша торган закон проектында, балалар, әлеге закон проекты кагыла торган категорияләрдән бөтенләй чыгарылды», — диде Голикова Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә РИА Новости. РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә балалар өчен коронавирустан прививка ясату ирекле. 12 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына ике закон проектын кертте — алар җәмәгать урыннарына бару, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертү турында. Закон проектлары турында фикер алышканчы, төбәкләр Дәүләт Думасында үз фикерләрен тәкъдим итте. 9 декабрьдә узган Кеше хокуклары буенча Совет утырышында Путин коронавирус пандемиясе фонында транспортта чикләүләр керткәндә ашыгыч карарлар кабул ителмәс дигән өмет белдерде.