(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Ижевск шәһәрендә татар биюе буенча мастер-классларга чакыралар. Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен без «Мирас» дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасы оештырдык, дип хәбәр итә «Яңарыш» сайты. Проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган мастер — класслар куелган. Бию осталары гади һәм аңлаешлы рәвештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар.