(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Давыллы җил аркасында, Төркиянең Истанбул аэропортлары рейсларны кабул итү һәм җибәрүне туктатты, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы Turkish Airlines авиакомпаниясе вәкиленә сылтама белән.
«Хәзерге вакытта көчле җил аркасында Истанбулдан оча торган рейсларга пассажирларны теркәү туктатылды. Һавадагы самолетларны башка аэропортларга җибәрү мөмкинлеген бәяләү бара», — диде авиакомпания вәкиле.
Turkish Airlines матбугат секретаре Яхья Устюн Twitter аша пассажирларга рейслар турында мәгълүматны авиапассажирлар сайтында яки колл-үзәктә ачыкларга киңәш итте.
Истанбулда һәм Төркиянең төньяк-көнбатышында давыл вакытында алты кеше һәлак булган, җил тизлеге сәгатенә 130 километрга җитә, түбәләр җимерелгәч, 46 кеше имгәнгән. Истанбулдагы РФ Генераль консуллыгы вәкиле сүзләренчә, һәлак булучылар арасында Россия гражданнары юк, диелә бу хәбәрдә.