(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәр Думасы депутатлары барлык учрежденияләрнең дә элмә тактасы ике телдә булмау сәбәпле, канунга үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный. Алар шундый тәкъдим белән Дәүләт Советына мөрәҗәгать итәчәк.
«Элмә такталары буенча бик күп сүзләр, тәнкыйть булды. Идел буе һәм Вахитов районнары җитәкчесе Марат Закиров белән атна саен Бауман урамына чыгып, тикшереп йөрибез. Эшмәкәрнең элмә тактасын татар телендә дә язуын сорап кына йөреп булмый һәм бу Бауман урамы белән генә чикләнергә тиеш түгел», — диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Аның әйтүенчә, Казан шәһәр Думасы депутатлары Дәүләт Советына мөрәҗәгать белән чыгачак.
«Элмә такталар буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов исеменә хат әзерлибез, канунга билгеле бер үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу мәсьәләне өйрәнәбез», — диде ул Фатыйха Аитова исемендәге татар телендә белем бирә торган 12 нче гимназиядә очрашуда.