(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс комиссиясе балалар һәм үсмерләр әдәбиятының шигърият номинацияләренә нәтиҗәләр ясады.
«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
1 урын. «Мин бит татар баласы». Шомырт
2 урын. «Суалчан». Л.Әхмәт
3 урын. «Чыршылы аш», Назгөл
«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
1 урын. «Айфон- патефон». Музей
2 урын. «Медальле эт». ∞
3 урын. «Җиләктә». Сабый акылы
Җиңүчеләр өчен каралган премия суммалары:
«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум
«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:
I урын — 40 000 сум
II урын — 30 000 сум
III урын — 20 000 сум
Балалар һәм үсмерләр әдәбияты номинацияләренә килгән әсәрләрне танылган педагоглар Рәхимә Арсланова һәм Камәрия Хәмидуллиналар, әдәбият белгече Равил Рахмани карады. Финалга чыккан әсәрләр арасында җиңүчеләрне конкурсның комиссия рәисе Ркаил Зәйдулла белән бергә билгеләделәр.
Әлегә конкурска катнашучыларның фамилиясе язылган конвертлар ачылмаган. Алар «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кабинетында саклана.