(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның «КАМАЗ-мастер» командасы Франциягә барып җитте, аннан йөк машиналарын паром белән Согуд Гарәбстанына озатачаклар. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 2 гыйнварында Татарстан командасы танылган «Дакар» ралли-рейдында катнаша башлаячак. Узыш Хаиль шәһәрендә башлана, ә 14 гыйнварда Джидда шәһәрендә тәмамлана.
«Безнең егетләр үзләре Франциягә барып җитте. Бүген КАМАЗларны паромга төяп Согуд Гарәбстанына озатачаклар! Хәерле юллар!» — дип теләде Президент узышчыларга.
Исегезгә төшерәбез, 21 ноябрьдә республика җитәкчесе «КАМАЗ-мастер» вәкилләре белән традицион очрашу уздырды һәм К5 кабинасы базасында яңа спорт йөк машинасын сынап карады.