(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полиция Түбән Камадада яшәүче өч кешенең арендага коттедж алуларын һәм анда кичә оештыруларын ачыклаган. Алар дискотекага керүне түләүле иткән. Полиция йортка килгәндә анда 54 кеше булган, шул исәптә 22 яшүсмер. Барысы да полиция бүлегенә китерелгән. Дискотека оештыручыларга карата чара оештырган һәм QR-кодлар тикшерүне оештырмаган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр. Балигъ булмаган балаларның ата-аналарын, шулай ук дискотекада исерек булган 10 яшүсмерне дә җаваплылыкка тартачаклар.