(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Татарстанда яшәүчеләр республика QR-кодын бирү тәртибе, шулай ук сертификатның гамәлдә булу срогын дәүләт хезмәтләреннән белә алачак. Туры эфирда катнашучыларның сорауларына Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков җавап бирәчәк. Шулай ук белгеч коронавирус инфекциясеннән кабат вакцинация узу турында да сөйләячәк. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева трансляция модераторы була.