(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тимер юлларын кардан һәм боздан чистарту өчен 14 махсус техника кулланылачак.
«Татарстанда кар чистарту машиналарын кышкы чорда тимер юлда эшләүгә әзерләү төгәлләнде», — дип хәбәр итә Горький тимер юллары матбугат хезмәте
Кышын юлларны җиде кар ташучы машина, өч кар чистарткыч, бер струг-кар чистарткыч һәм өч пневмочистарту машинасы чистартачак. Техника тимер юлның иң мөһим урыннарында эшлиячәк.