(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Чехиядә коронавирусның яңа «омикрон» штаммы белән зарарлану очрагы расланган.
Бу хакта Чехия радиосына сылтама белән « Российская Газета » хәбәр итә.
Инфекция Либерецта яшәүче хатын-кызда табылган. Ул Намибиядә булган, аннан Көньяк Африка Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша өенә кайткан.
«ТАСС» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз коронавирустан вакцина ясаткан булган, авыру җиңел формада уза. Ул һәм аның белән Чехиягә кайткан сигез кеше хәзерге вакытта изоляциядә.