(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Мексиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Уго Лопес-Шатель коронавирусның яңа штаммы таралмасын өчен сәфәрләрне чикләүне һәм чикләрне ябуны файдасыз һәм икътисадка зыян гына китерә дип белдерде. Бу хакта « РИА Новости » сайтында хәбәр ителә.
«Әлегә „омикрон“ штаммының тагын да көчле булуы исбатланмаган, аның вакцинадан барлыкка килгән иммунитетны җиңә алуы да исбатланмаган. Сәфәрләргә чикләүләр һәм чикләрне ябу — файдасыз чара. Ул икътисадта һәм кешеләрнең байлыкларында чагылыш таба», — дип язган ул Twitter сәхифәсендә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җомга көнне узган ашыгыч утырыш нәтиҗәләре буенча Көньяк Африка Республикасында табылган коронавирусның яңа вариантын борчу тудырырлык итеп классификацияләде. Вирусның «омикрон» дип атадылар.