(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Татарстанның Апас районында Чүри-Бураш авылы янында Lifan җиңел машинасы белән «ГАЗель» бәрелешкән.
Бәрелүдән соң җиңел машинага көчле зыян килгән. «ГАЗель» машинасы юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
Авария нәтиҗәсендә биш кеше зыян күрә: ике машина йөртүче һәм җиңел машинадагы өч пассажир. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр итә шаһитләр.