(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Диния нәзарәтенең Инстаграм аккаунтында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате чыкты. Мөфти бу бәйрәмнең һәр мөселман кешесе өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады.«Без үзебезнең тормыш өчен рәхмәт әйтеп, Аллаһы Тәгалә хакына әниләргә бурычны кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек белән кайтарырга тиешбез. Ә бәйрәм безгә бу хакта тагын бер тапкыр искәртә», — ди ул.