(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда транспортта QR-кодларны бары тик мондый карар гомумфедераль дәрәҗәдә булса гына кертәчәкләр.
Казанда шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар өчен кертелгән QR-кодлар Башкортстанда шундый карар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән очракта гына кертеләчәк. Бу хакта РИА Новостига төбәк башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Дүшәмбе көнне Татарстанда шәһәр, шәһәр яны, муниципальара җәмәгать транспортында 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодлардан башка йөрүне тыю башланды. Тыю шул исәптән метрополитенга да кагыла.Таксилар һәм төбәкара маршрутлар искәрмә булып тора.
Дүшәмбе көнне «Метроэлектротранс»ның тикшерә торган предприятие хезмәткәрләре Казанда җәмәгать транспортыннан QR-коды булмаган 500дән артык пассажирны төшереп калдырган .
«Мондый карар федераль дәрәҗәдә кабул ителсә һәм бөтен илгә таратылган очракта, республикада шундый ук эш башкарылачак», - дип аңлаттылар РИА Новостига Башкортстан башлыгының матбугат хезмәтендә. Шул ук вакытта республикада 4 октябрьдән шәһәрара автобусларда һәм «Орлан» шәһәр яны поездында коронавирустан вакцина алмаган кешеләргә йөрү тыела.