(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта россиялеләрнең чит ил паспортларын гамәлдән чыгару өчен нигезләрне төгәлләштерә торган закон проектын кабул итте. Документ нигезендә, чит ил паспорты югалса, хуҗасының РФ гражданлыгы алынса, документ яраксыз дип табылса, чит илдә хезмәт командировкасы тәмамланганнан соң хуҗасы Россиягә кире кире кайтмаган яки үлгән очракта, РФ гражданинының чит ил паспорты гамәлдән чыгарыла. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Шулай ук, яңа закон проектында гражданин яшәү урыны буенча мөрәҗәгать иткәндә чит ил паспортын рәсмиләштерүнең төгәл вакытын билгеләү дә күздә тотыла. Әгәр дә теге яки бу зат гадәттән тыш мөһим яки бөтенләй яшерен мәгълүматка ия булса, һәм аның чит илгә чыгу хокукы чикләнгән очракта, хезмәткәрнең чит ил паспорты мондый карарны үз өстенә алган оешмада сакланырга тиеш, дип хәбәр ителә документта. «Хезмәт килешүен (контрактны) өзгән (туктатылган) яки хезмәт килешүенең (контрактның) гамәлдә булу вакыты чыккан очракта, паспорт аны биргән дәүләт органына җибәрелә һәм паспортның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы яки Россия Федерациясеннән чыгарга ярамаган вакыт дәвамында саклана», — диелә проектка аңлатма язуында. Төзәтмәләрне «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» гы Законга кертү күздә тотыла.