(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Пермь краеның Октябрь шәһәр округы татар авыллары тарихы турында китап басылып чыкты. Басма Пермь татарларының килеп чыгышын, аларның җирлекләре тарихын өйрәнүнең беренче омтылышы буларак бәяләнә.
Хезмәтне әзерләүгә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итте, дип хәбәр итә конгресс сайты.
Җыентык ике бүлектән тора. Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев әзерләгән беренче бүлектә Пермь татарларының килеп чыгышы һәм этник тарихы мәсьәләләре язылган. Автор гомуми мәгълүматлар белән беррәттән, Пермь татарларының этник тарихы, миграция процессларын формалаштыру үзенчәлекләрен, халыкны күчерү үзлекләре һәм этник мәдәниятне саклау дәрәҗәсен күрсәтә.
Җыентыкның икенче бүлеген авторлар коллективы әзерләгән. Анда татар авыллары турында мәкаләләр тупланган. Язмаларда авылларның барлыкка килү вакытыннан алып, хәзерге заманга хәтле булган мөһим вакыйгалар турында белешмәләр бирелә.