(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Агентлыкка мәгълүм булганча, кичә кич студентлар компаниясе Салмачыда арендага алынган коттеджда берсенең туган көнен бәйрәм иткән. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, алар биш литрлы баллонда алкоголь сатып алган. 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агуланулар үзәгенә метил спиртыннан агулану симптомнары белән тагын бер студент мөрәҗәгать иткән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш токсикологы Алия Насыйбуллина раслады. Хәзерге вакытта хастаханәдә унике кеше – биш кыз һәм җиде егет дәвалана. «Өчесе – авыр хәлдә, калганнары уртача авыр хәлдә. Авыруларның унысы Башкортстан яшьләре, икесе – Казаннан», – диде агентлыкка Алия Насыйбуллина. Табиблар бу компаниядән агуланучыларның тагын килү ихтималын әйтә. Бүген бер кызның Мәскәүгә китүе ачыкланган, аның хәле әлегә билгеле түгел.