(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ ректоры Илшат Гафуров Kazan International Linguistic Summit 2021 онлайн-саммиты заманча тел гыйлеме таләпләрен, трендларын ачыграк һәм тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирүен әйтте. «Глобаль дөньяда тел төрлелеге» дигән лингвистик саммитта төрле дискуссия мәйданчыкларында дөньяның иң яхшы фәнни казанышлары белән танышу гына түгел, яңа уртак проектлар булдыру өчен шартлар да тудырыла», — диде ул саммит ачылышында.
Лев Толстойның оныгы Владимир Толстой билгеләп үткәнчә, самиитта дөньяның әйдәп баручы лингвистлары катнаша, саммит 2023 елда Халыкара лингвистлар конгрессын үткәрүгә әзерлек өчен мәйданчык булып тора.
«Казан федераль университеты халыкара лингвистика мәктәбенең башлангычы. Ул тел турындагы фәнне фаразлау үрнәге буларак таныла. Аның вәкилләре лингвистикада математик модельләрне беренчеләрдән булып куллана башлый. Нәтиҗәдә, математик, соңыннан, компьютер лингвистикасы да барлыкка килә», — диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты директоры Андрей Кибрик саммитны дөньяда булган күләмле лингвистик форумнарның берсе дип атады. Ул Казандагы коллегаларына рәхмәтен белдерде.
Саммит көннәрендә галимнәр палеославистика, традицион лингвистика һәм аның цифрлы, клиник трансформациясе, нейролингвистика, когнитив лингвистика, компьютер һәм корпус лингвистикасы, тел белеменең башка мәсьәләләре турында фикер алыша.