(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 12 ноябрьдә Казанның Чапаев урамында урнашкан йортларның берсендә пычак кадалган 36 яшьлек ир-атның мәетен табалар. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, мәрхүм — элеккеге адвокат Павел Боровков. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана, хокук сакчылары потенциаль үтерүчене эзли. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Адвокат Павел Боровковның ялган процесслар уздыруда гаепләнүе турында элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.