(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы сырхауханәләрнең берсендәге ике хезмәткәр дәүләт хезмәтләре сайтына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүмат керткән.
Моның өчен алар 2 мең сум акча алган. Медицина хезмәткәрләреннән мондый «хезмәт» сатып алучылар вакцинация турында сертификатлы булган.
Бу фактны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары ачыклый.
Хәзерге вакытта полицейскийлар автокалада прививка турында ялган сертификат алган ике кешене тапкан. Әмма, тикшерү мәгълүматлары буенча, медицина хезмәткәрләренең бу хезмәтеннән файдаланучы гражданнар күбрәк.
Медиклар тоткарланган. Әлеге факт буенча «Компьютердагы мәгълүматны хокуксыз файдалану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Чикләү чараларын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә.