(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время-Безнең заман» мIX эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала — концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларга, шулай ук предприятие һәм муниципалитет җитәкчеләренә әлеге проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Без бу эшнең бик уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанның гомумтанылган проекты булды. Мин катнашучыларга активлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез, яхшы эшләвегез белән генә чикләнмичә, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә табасыз. Фестивальдә катнашучыларның һәрберсе инде җиңүче дип саныйм. Сезгә киләчәктә дә җитештерүдә һәм иҗади уңышлар телим», — диде ТР Президенты.
Гала-концертта 500 дән артык кеше катнашты. Концертны оештыручылар тарафыннан covid-19 профилактикасының барлык кагыйдәләре үтәлде, аерым алганда, тамашачылар залы 50 процентка гына тулган иде.