(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Сахалинның иң беренче татар оешмасы — «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның беренче җитәкчесе — Зәкия Вәлитова.
«Туган тел» үзәге татар халкының бай тарихы, мәдәни, рухи традицияләре белән горурлана. Ул Сахалин өлкәсендә яшәүче татар халкының милләтара тотрыклылыгын һәм милли үзенчәлеген саклап калу максаты белән эшли, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты .
Оешма җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренчә, Сахалинның беренче татар оешмасы барлык кыенлыкларны да җиңеп чыкты, теләсә нинди амбициоз проектларны, иң кыю планнарны тормышка ашыра алды. 2006 елда Сахалин тарихында беренче татар бәйрәме — Сабантуй уздырды. Бүгенге көндә Сахалинда яшәүче милләттәшләребез өлкәдә мәдәни-спорт чараларында катнаша.
«Сахалин һәм Курил татарларын чын күңелдән юбилей белән котлыйбыз! Сахалин һәм Курилдагы беренче татар оешмасының юбилей елы Сахалин өлкәсендә һәм бөтен Россиядә милләтара тынычлыкны ныгытуда планнарны тормышка ашырырга ярдәм итсен! Татарстан һәм бөек Россиянең иминлеге хакына эшләүдә барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар телибез.
Татар оешмасы активистларына, Сахалин өлкәсе хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Президентына, Көньяк Сахалин шәһәре мэрына, Долинск, Холмск, Невелск, Курил утраулары һәм башка районнарга, Сахалин өлкә фәнни универсаль китапханәсенә, өлкә һәм шәһәр Думасы депутатларына, Мәскәү шәһәрендәге милләтләре буенча федераль агентлыкка, Мәскәү шәһәре татарлары автономиясенә, Казан шәһәренең Бөтендөнья татар конгрессына, „Россия хатын-кызлары“ берләшмәсенә һәм барлык дусларга зур рәхмәт!» — дип яза Сахалин татарларының «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова.