(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы вакцинация сертификатларын мөмкин кадәр тизрәк үзара танырга кирәк.
«Российская газета» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция форматында узган АТЭС саммитында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Күптән түгел үткән «егермелек» саммитында Россия кыска вакыт эчендә вакцина һәм сертификатларны үзара тану турындагы мәсьәләне өйрәнергә тәкъдим итте, дип искәртте Путин. «Бу никадәр тизрәк эшләнсә, глобаль активлыкны тулысынча яңартуы шулкадәр җиңелрәк булачак», — дип ачыклык кертте ул.
«Россия мохтаҗ илләрне вакцина, дарулар, җиһазлар, тест-системалар, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне дәвам итәчәк», — дип ышандырды Россия лидеры.