(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллады. Алар ярдәм күрсәтүне сорый. Шул хактагы мөрәҗәгать ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә дөнья күргән.
«Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең зур әһәмиятен исәпкә алып, Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе әлеге мөрәҗәгатьне карауны һәм Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 27 февралендәге 279нчы карарына шәһәр коры җир транспорты эшчәнлегенә кагылышлы түбәндәге Гомумроссия икътисади эшчәнлек төрләре классификаторын (49.3; 49.31; 49.31.21) кертүне сорый», - диелә мөрәҗәгатьтә.
Казанның автотранспорт компанияләрендә 2,5 меңнән артык кеше эшли. Узган елда автобуслардан барлыгы 133 миллион пассажир файдаланган. Пассажирларга вәкаләтле дәүләт органы тарафыннан билгеләнгән көйләнә торган тарифлар буенча хезмәт күрсәтелә.