(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортның кайбер төрләрендә QR-кодлардан файдалану турында закон проекты тапшырды. «Тәкъдим ителгән карарлар – коронавируска бәйле катлаулы вазгыять фонындагы ашагыч чара», - дип искәртә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте. Беренче закон проекты нигезендә, россиялеләр массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарга, мәдәни учреждениеләргә, җәмәгать туклануы һәм ваклап сәүдә итү объектларына бары тик прививка ясату турында QR-код, яки кешенең коронавирус инфекциясен кичерүен раслый торган документ, яисә вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ белән генә бара ала. Шул ук вакытта, төбәк хакимиятләре кайсы объектларга барганда QR-кодлар таләп ителүен үзләре хәл итә алачак. Даруханәләр, шулай ук азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән сәүдә итүче кибетләргә барганда алар кирәкми. Икенче закон проекты нигезендә, пассажирларга да прививка ясату турында QR-код, йә вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ, яки коронавирус инфекциясен кичерүен раслый торган документ күрсәтергә туры киләчәк.