(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышында катнашты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган. Чара онлайн форматында узды. Фикер алышуда катнашучылар «яшьләр инфраструктурасын үстерү, студентлар һәм волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү, яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру» кебек темаларны, шулай ук башка актуаль проблемаларны кузгатты. Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, федераль министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре җитәкчеләре чыгыш ясады.