(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «ШАЯН ТВ» каналының баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова балаларны тәрбияләгәндә халык педагогикасына таянып эшләүләрен әйтте. «Без баланы барлык яктан да тәрбиялибез. Без халык педагогикасына таянып эшлибез. Безгә килгәч үк балалар татар мохитенә эләгә, Без акцент белән сөйләшүче балаларны да алабыз, аларны өйрәтәбез. Балаларга лагерьга, түгәрәкләргә йөрергә киңәш итәбез. Татар балалары бик тырыш», — дип сөйләде ул. «ШАЯН ТВ» каналының эшли башлавына өч ел. Баш мөхәррир нәтиҗәләр турында да сөйләде. «Безнең төп максат — барлык татар баласын белү һәм аларны барлап тору. Иң төп уңышыбыз — тамашачының яратуы. Без бөтен дөньяда яшәүче балалар белән тыгыз элемтәдә яшибез. Республикада филиалларыбыз да барлыкка килде», — ди ул. Телеканалда егермедән артык тапшыру эфирга чыга. Баш мөхәррир төп проектлар белән таныштырды. Алар арасында «Балачак җыры» бәйгесе, «Сәйлән» фестивале, «Мин — татар баласы» бәйгесе, «БиюBattle» проектлары бар. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән август аеннан «Тик Ток» фабрикасы эшли башлады. «Бәйгеләрдә катнашучылар саны арта. Мәсәлән, „Балачак җыры“ бәйгесендә былтыр 46 җыр катнашса, быел 102 иде», — ди ул. Рамилә Сәхабетдинова киләчәктә күләмле проектлар булачагын әйтте. «Күләмле проект турында да уйлыйбыз, без анда балаларны, укытучыларны җәлеп итәргә тиеш. Ул — зур эш. Проект театраль яки музыкаль юнәлештә булыр, бәлки» — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.