(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашучылар саны буенча Идел буе федераль төбәкләре арасында беренче урында тора. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Татарстан ил төбәкләре арасында Россиянең иң яхшы ИТ-үзәкләре һәм цифрлаштыру буенча әйдәп баручылар рәтенә керә. Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә җанисәптә катнашучылар саны буенча Татарстан ил төбәкләре арасында беренче җиделеккә керә һәм Идел буе федераль округында әйдәп бара», — диде ул. Гатауллина халык санын алу кампаниясендә әле дә булса катнашмаган татарстанлыларны әлеге акциягә кушылырга чакырды. Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Акциянең якынча нәтиҗәләре — киләсе елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак. Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев халык санын алу кампаниясендә катнашты инде.