(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда яшәүчеләр Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе барышында исәпкә алу битендә үзләре турындагы мәгълүматны 14 ноябрьгә кадәр тагын бер тапкыр тикшерә алачак.
Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Республикада яшәүче һәр кеше үзен ничек исәпкә алуларын тикшерү мөмкинлегенә ия. Бу, беренче чиратта, Дәүләт хезмәтләре порталында җанисәптә катнашучыларга кагыла. Сез җанисәпнең соңгы сәгатенә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталына керә һәм үзегезнең исәпкә алу бите белән таныша аласыз. Алга таба нәкъ менә шуны безгә тапшырачаклар. Сорауларыгыз булса яки исәпкә алу битендәге сорауларның җавапларына төгәллек кертергә телисәгез, моны эшләргә хакыгыз бар», — диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, «төбәктә яшәүчеләрнең барысына да тагын бер тапкыр җанисәптә катнашу мөмкинлеге бирелә».
«Әгәр җавапларга төзәтмә кертергә телисез икән, мин сезгә сатционар участокка барырга яки исәпкә алучыны тагын бер тапкыр өегезгә чакыртырга киңәш итәм», — диде Гатауллина.
Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Акциянең якынча нәтиҗәләре — киләсе елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.
Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев халык санын алу кампаниясендә катнашты инде.