(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Мөселман өммәте зур югалту кичерә. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өлкән имамы Фатыйх Әюп улы Еникиев вафат булды. Аңа 85 яшь иде.
Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, Фатыйх хәзрәт Пенза өлкәсенең Неверкин районы Бигей авылында туган. 1960 елда гаилә корган. Өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән.
1960-1970 елларда ул Бигей авылы колхозында тракторчы булып эшли. Аннары 1980 елдан алып пенсиягә чыкканчы янгын сүндерүче булып эшләгән. 1980 ел ахырында әнисеннән калган китаплардан гарәп язуын һәм динне өйрәнә башлаган. 1995 елда Фатыйх Еникиевне авыл мәчетендә казначей итеп билгелиләр. Шул елны аның җитәкчелегендә яңа мәчет төзелә башлый һәм аны имам итеп билгелиләр.
«Фатих хәзрәт яшь буынга ярдәм иткән һәм аларның остазы булган. Алар белән үзенең белеме һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Ул укымышлы, Аллаһы Тәгалә юлында нык, йомшак һәм гадел кеше иде», диелгән Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.