(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Серов урамын су баскан. Автомобильчеләргә су баскан юлдан тизлекләрен киметеп узарга туры килә. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә.
Моннан тыш, юлның су баскан өлешендә һәм Восход урамына кадәр светофорлар эшләми. Бу бөке хасил булуга сәбәп булган.
«Яндекс. Бөкеләр» порталы мәгълүматлары буенча, машина йөртүчеләргә әйләнгеч юлны сайларга кирәк.