(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россиягә Мисырдан Хургада кунакханәләренең берсендә агуланган күпчелек туристлар кайтты. Өч кешедән торган Казан гаиләсе — Елена, аның алты яшьлек улы һәм әнисе дә өйләренә кайткан. Алар шулай ук Мисыр курортында кунакханә ресторанында агуланган булган. «Без өйгә кайттык. Агулану билгеләре бар әле — барыбызның да хәл юк һәм диарея. Хәзер дәвалануны биредә дәвам итәбез», — дип уртаклашты агентлык белән Елена. Хатын-кыз сөйләгәнчә, Мисыр госпиталендә нигездә антибиотиклар белән дәвалаганнар, әмма хастаханәдәге шартлар начар булган. «Хастаханәдә балалар күп иде, барысының да диарея, косалар, ә аларны сөртергә, юарга да әйбер юк. Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре килгәннән соң гына хастаханәдә эчәргә яраклы су бирә башладылар», — дип искә төшерә Елена. Хатын-кыз сүзләренчә, туристларның күпсанлы шикаятьләреннән соң госпитальне, шулай ук кунакханәне япканнар. Хәзер тикшерүләр уздырыла. Россиягә кайтканнан соң зыян күргән туристлар чат булдырганнар, алар анда аралаша, үз хәлләре турында сөйли. Агентлыкка билгеле булганча, хәзер туристлар кунакханәдән компенсация алу өчен туроператорга судка кадәрге дәгъва әзерли. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядән дистәләгән турист Хургада кунакханәдә агуланган.