(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 1,6 миллионнан артык кеше яңа коронавирус инфекциясеннән беренче прививканы ясаткан. «Бу вазгыятьтән котылу юлы — вакцинация дәвам итә. 1 652 023 кеше прививканың беренче компонентын ясаткан», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов. Моннын тыш, Татарстанда яшәүче 1 075 000 кеше ике прививканы да ясаткан. Тагын 300 мең кеше беренче прививкалардан соң ярты ел узгач вакцинация узган.