(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Канадада узган Гран-при ярышларында җиңү яулавына һәм рекордлы күрсәткечкә ирешүенә шат булуын белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә. «Спорт-Эксперсс» газетасы язуынча, 15 яшьлек спортчы ирекле программада һәм кыска, ирекле программалар суммасы буенча дөнья рекордларын яңартып, 265,08 балл (84,19 + 180,89) туплады. «Үз программамны үти алуыма шатмын. Программада уйлаган әйберләрнең барысын да тормышка ашырырга тырыштым. Бу минем өчен төп бурыч иде. Чыгышымны югары бәяләүләренә шатмын», - дип искәртте ул. Вәлиева программаларны тагын да яхшырак үтәргә тырышачагын әйтте. Ванкуверда узган Гран-при нәтиҗәләре буенча Россиянең фигуралы шуу осталары барлык призлы урыннарны да яулады. 232,88 балл җыйган Елизавета Туктамышева – икенче, Алена Косторная (214,54) өченче урынга лаек булды.