(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сенегал Республикасының яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы - бизнесмен Кәрим Арати белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында яклар спортны үстерү һәм популярлаштыру, спорт чараларына ярдәм итү мәсьәләләре турында сөйләште. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Сенегал 2026 елда җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Алар ил башкаласы Дакарда узачак.
Сенегал мэрлары ассоциациясе президенты Алиул Салл җитәкчелегендәге Сенегал делегациясе Татарстанга 2017 елның 7 июнендә килгән иде. Рөстәм Миңнеханов үзе, ТР Премьер-министры булган вакытта, 2004 елда Сенегал Республикасында булды.