(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау булган урынга шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Айдар Галиев киләчәк. Күзәтчелек ведомствосы газ җиһазын файдаланганда һәм хезмәт күрсәткәндә закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесенең вазифаларын башкаручы Динар Чуркин хәбәр итте. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген 17.30 сәгатьтә Чаллыда Татарстан урамындагы биш катлы йортта газ шартлаган. Нәтиҗәдә йортның дүренче һәм бишенче катлары өлешчә җимерелгән.