(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау урынында автобаскыч белән 17 яшьлек үсмерне коткарганнар.
«Малай гаиләсе — әти-әнисе, энекәше белән өйдә булган. Әти-әнисе белән энекәше үзләре чыга алган», — дип сөйләде «Татар-информ»га үз хәбәрчесе.
Шулай ук шаһитлар сөйләгәнчә, торак йортта шартлау тарттырылган түшәм куйганда булырга мөмкин.
Шартлау урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм тикшерүчеләр эшли. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.