(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин Чаллыга һәлакәт урынына бара. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда Татарстан урамында биш катлы йортта газ шартлаган. Анда ике бала зыян күргән.