(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 18 сәгать 55 минутка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Чаллыда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә, 1951 елгы ир-атны хәрабәләр астыннан чыгарганнар.
«Тәне нык җәрәхәтләнгән. Хәле тотрыклы авыр. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла», — дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Министр Марат Садыйков торак йортта газ шартлаган урынга очкан.