(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Чаллыда биш катлы йортта шартлау вакытында зыян күргән 22 яшьлек кызны хәрабәләр астыннан чыгардылар.
«1999 елда туган кызны чыгардылар. Аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киттеләр», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.