(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Беренчел бурычларны һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын дәвам итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында узган республика финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә әйтте. «Илкүләм проектлар шактый чыгымнар таләп итә. Алар бер сүзсез үтәлергә тиеш. Быел без әлеге максатларга 31,3 млрд сум юнәлдерәчәкбез, шуның 8,1 млрд сумы — республика бюджетыннан. Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга да ирешелергә тиеш», - дип искәртте республика Президенты. Элегрәк тугыз айда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетының төбәк керемнәре 232,4 млрд сум тәшкил иткәнлеге хәбәр ителгән иде. 2022 елга бюджет 11 млрд сум дефицит белән формалаштырылган. «Бу акчаларны безгә шулай ук бүген үк табарга кирәк, чөнки дефицитның бер өлеше күчеп барган калдыклар хисабына капланачак», — диде ул. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе башланганнан соң аларның максатларына төзәтмәләр кертелде.