(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗанов хәер-фатихасы белән Омск өлкәсенең Шербакүл эшчеләр бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Аллаһы Тәгалә Иман йортын торгызуда актив катнашучы һәркемнән разый булсын, диелә хәбәрдә.