(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә массакүләм чараларга кешеләрне QR-кодлар буенча кертергә кирәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты каршындагы Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова белдерде. «Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән эшләми торган көннәрбуенча да. Шулай ук массакүләм чараларга һәм аерым объектларга, әйткәнемчә, QR-код булганда гына кертүне хәл итәргә тиеш», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары. Голикова гражданнарның Covid-19 коронавирусына вакцинацияне, кичерелгән авыруны раслый торган QR-коды, яисә прививка ясатырга ярамаган очракта тискәре ПЦР-тесты булырга тиешлеген искәртте.