(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ипотека кредитының уртача күләме 2021 елның сентябрендә 2,7 млн сум тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15,9 процентка күбрәк. Бу хакта Кредит тарихларының илкүләм бюросы хәбәр итә.
Бюро мәгълүматлары нигезендә, хәзер республика бирелгән ипотека кредитларының уртача күләме буенча Россия төбәкләре арасында 23нче урында тора.
Лидерлар өчлегендә Мәскәү — 7,1 млн сум, Мәскәү өлкәсе — 5,3 млн сум һәм Санкт-Петербург 4,9 млн сум тора. Приморье крае, Калуга өлкәсе һәм Хабаровск краеның да күрсәткечләре югары булуы күзәтелә.